Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Бѳтен шәһәрдә ыгы-зыгы купты, тѳрле яктан халык җыйналды. Паулны Аллаһы Йортыннан сѳйрәп алып чыктылар һәм шундук капкаларны бикләп куйдылар. Алар аны үтерергә тырышкан вакытта, гаскәриләр башлыгына бѳтен Иерусалимда башланган буталыш турында хәбәр иттеләр. Ул шундук, гаскәриләр һәм йѳзбашлары белән бергә, халык җыелган урынга йѳгерде. Кешеләр, башлык кешене һәм гаскәриләрне күреп, Паулны кыйнаудан туктадылар. Гаскәриләр башлыгы якынрак килде һәм Паулны кулга алырга, аны ике чылбыр белән богауларга әмер бирде. – Бу кеше кем һәм ул нәрсә эшләде? – дип сорады ул. Ләкин аны каешлар белән бәйләгән вакытта Паул үзе янында торган йѳзбашына: – Рим гражданын камчыларга, җитмәсә, хѳкем итмичә торып, сезгә рѳхсәт ителәмени? – диде. Йѳзбашы, моны ишеткәч, гаскәриләр башлыгына барып әйтте. – Сез нәрсә эшлисез? Бу кеше – Рим гражданы, – диде ул аңа. Шуннан соң гаскәриләр башлыгы, Паул янына килеп: – Әйт әле миңа, син Рим гражданымы? – диде. – Әйе, – диде Паул. – Мин бу гражданлыкны күп акча түләп алдым, – дип җавап бирде гаскәриләр башлыгы. – Ә мин шул гражданлыкта тудым, – диде Паул. Аннан сорау алырга теләүчеләр шундук аның яныннан читкәрәк киттеләр, ә гаскәриләр башлыгы, Паулның Рим гражданы икәнлеген белгәч, аны бәйләгәне ѳчен куркуга тѳште.
Выбор основного перевода