Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Петер белән Яхъяның халыкны ѳйрәтүләренә, Гайсәнең үледән терелүен мисал итеп, үлеләрнең тереләчәге турында вәгазь сѳйләүләренә ачулары килгән руханилар, саддукейлар һәм Аллаһы Йортында тәртип саклаучылар башлыгы, рәсүлләр халыкка сѳйләп торган вакытта килеп, – Мин – яһүд кешесе, – диде ул. – Киликиянең Тарс шәһәрендә тудым, Иерусалимда тәрбияләндем. Гәмәлиилнең шәкерте булып, аталар канунына җентекләп ѳйрәтелдем. Мин дә, сезнең һәммәгез кебек үк, Аллаһыга бик нык бирелгән кеше. Тәкъва кешеләр дә, тәкъва булмаганнар да үледән тереләчәк, дип, алар кебек үк, мин дә Аллаһыга ѳмет баглыйм. Шуңа күрә мин һәрвакыт Аллаһы алдында һәм кешеләр каршында саф вѳҗдан белән яшәргә тырышам. Алар мине күптәннән белә һәм, теләсәләр, минем фарисейләр тѳркемендә булганлыгым – динебезнең иң таләпчән тәгълиматын тотканлыгым хакында шаһитлек бирә алалар. Кешеләр, ни ѳчен сез Аллаһының үлеләрне терелтүен ышанмаслык эш дип саныйсыз?
Выбор основного перевода