Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Үзләренә мәрхәмәт күрсәтүне сорап, Паулны Иерусалимга чакыртуын үтенделәр. Ә үзләре аны юлда үтерергә сүз куештылар. Сезне гыйбадәтханәләрдән аерырлар. Хәтта шундый вакыт килер: ул вакытта сезне үтерүче һәркем Аллаһыга шуның белән хезмәт итәм дип уйлар. Һәм шулай эшләрләр, чѳнки алар Атаны да, Мине дә якыннан белмәделәр. Моның шулай икәнен баш рухани һәм аксакаллар киңәшмәсе раслый ала. Мин алардан Дәмәшекътә яшәүче яһүд туганнарга хат алып, шул юлдан баручы дәмәшекълеләрне җәзалау ѳчен, аларны богаулап Иерусалимга алып килергә дип, Дәмәшекъкә бара идем. Ләкин сез аларны тыңламагыз, чѳнки Паулны үтергәнчегә тикле ашамаска һәм эчмәскә дип ант иткән кырыктан артык кеше аны сагалап торалар. Алар инде Паулны үтерергә әзер, алар сезнең сүзегезне генә кѳтәләр.
Выбор основного перевода