Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
– Яһүдләр, Паул хакындагы эшне тѳгәлрәк тикшерү ѳчен дигән булып, иртәгә сездән Паулны Югары киңәшмә алдына китерүегезне сорарга сүз куештылар, – дип җавап бирде егет. – Ләкин сез аларны тыңламагыз, чѳнки Паулны үтергәнчегә тикле ашамаска һәм эчмәскә дип ант иткән кырыктан артык кеше аны сагалап торалар. Алар инде Паулны үтерергә әзер, алар сезнең сүзегезне генә кѳтәләр. Бѳтен дѳньяда яшәүче яһүдләр арасында фетнә салучы һәм Насара мәзһәбенең башлыгы булган бу кешене бердәмлекнең чире дип таптык. Ул хәтта Аллаһы Йортын нәҗесләргә тырышты. Без аны кулга алдык [һәм үз кануныбыз буенча хѳкем итәргә теләдек. Әмма гаскәриләр башлыгы Луси аны безнең кулдан кѳч белән йолып алды. Аны гаепләүчеләргә сезнең яныгызга килергә кушты.] Безнең аны нәрсәдә гаепләвебезне сез үзегез аннан сорап белә алырсыз, – диде Тертул. Аллаһы Йортында тазарыну йоласын үтеп, мин шушы эшләрне башкарган вакытта алар миңа тап булдылар. Минем яныма халык та җыелмаган иде, беркемне дә борчымадым да. – Шулай итеп, – диде ул, – җитәкчеләрегез минем белән барсын һәм, ул кешенең гаебе булса, аның гаебен әйтсен. Мин аларга римлыларда, гаепләнүченең йѳзенә карап гаепләүчеләре һәм гаепләүгә каршы үзен яклау мѳмкинлеге булмыйча торып, кешене җәзага тарту гадәте юклыгын әйтеп җавап бирдем.
Выбор основного перевода