Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Шулай бервакыт «Азат ителгәннәр гыйбадәтханәсе» дип аталган гыйбадәтханәнең Күринидән һәм Искәндәриядән, шулай ук Киликия һәм Асия ѳлкәләреннән булган кайбер әгъзалары Эстефән белән бәхәскә керделәр, Паул сүзен башларга гына теләгән иде, Гәллиун яһүдләргә: – Яһүдләр! Әгәр нинди дә булса явыз эш яки җинаять кылынган булса, сезне тыңлау ѳчен сәбәп булыр иде. Әмма сүзләр, исемнәр һәм сезнең кануныгыз хакында сүз барганга күрә, бу мәсьәләне үзегез хәл итегез. Мин мондый эшләрне хѳкем итәргә теләмим, – диде Гаепләүчеләр аңа гаеп ташларга дип сүз алдылар, ләкин мин кѳткән гаепләүләрнең берсен дә китермәделәр. Алар үзләренең диннәренә кагылышлы мәсьәләләр турында, Паул тере дип раслаган ниндидер үлгән Гайсә хакында бәхәстә иделәр. һәм, читкәрәк китеп: – Бу кеше үлемгә яки тоткынлыкка хѳкем ителерлек һичнәрсә эшләмәгән, – дип сѳйләштеләр. Алар миннән сорау алганнан соң, үлемгә хѳкем итәрлек һичнинди гаебем булмаганга күрә азат итәргә теләгәннәр иде.
Выбор основного перевода