Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Халык арасында берәүләр бер нәрсә, икенчеләре башка нәрсә кычкыра башлады. Гаскәриләр башлыгы, шундый шау-шу булганга күрә эшнең нәрсәдә икәнен белә алмады һәм шунлыктан Паулны ныгытмага алып барырга кушты. Икенче кѳнне, яһүдләрнең Паулны нәрсә ѳчен гаепләүләрен тѳгәл белергә теләп, гаскәриләр башлыгы баш руханиларга, Югары киңәшмә әгъзаларының барысына җыелырга әмер бирде һәм, богауларын салдырып, Паулны алар алдына бастырды. Ызгыш кѳчәйгәнлектән, гаскәриләр башлыгы, Паулны ѳзгәләп ташлауларыннан курыкканга күрә, гаскәриләргә, аска тѳшеп, аны ул кешеләр арасыннан алырга һәм ныгытмага илтергә әмер бирде.
Выбор основного перевода