Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
Параллельные места
Әгәр башкаларның сездән ярдәм алырга хокукы бар икән, безнең хокукыбыз тагын да күбрәк түгелме соң? Әмма без бу хокуктан файдаланмадык, бәлки, Мәсих турындагы Яхшы хәбәргә комачауламас ѳчен, бар нәрсәгә түзәбез. Минем ѳчен савап нинди булачак? Бу шуннан гыйбарәт: мин, Яхшы хәбәрне таратканда үз хокукларымнан һич тә файдаланмыйча, бу хезмәтне бушлай башкарам. Сезгә авыр йѳк булмавым белән, башка бердәмлекләргә караганда, сезнең белән начаррак мѳгамәлә иттемме әллә? Мондый гаебем ѳчен мине гафу итегез! Мәсихнең мәрхәмәте белән сезне Чакыручыны ташлап, шулай бик тиз чит «Яхшы хәбәргә» күчүегезгә хәйран калам. Хәер, башка Яхшы хәбәр юк, бәлки кайбер кешеләр сезгә борчу тудырып, Мәсихнең Яхшы хәбәрен бозарга гына телиләр. Әмма, хәтта без яки күктән фәрештә килеп, үзебез сезгә игълан иткән Яхшы хәбәргә каршыны игълан итсәк, аңа ләгънәт тѳшсен! Без моны элек тә әйткән идек, хәзер мин яңадан әйтәм: кемдер сез кабул иткән Яхшы хәбәрдән үзгәне игълан итсә, аңа ләгънәт тѳшсен. Әллә хәзер мин илтифатны кешеләрдән эзлимме яки Аллаһыданмы? Яки кешеләргә ярарга тырышаммы? Мин әле дә кешеләргә ярарга тырышсам, Мәсих колы булмас идем. Имандашлар, сезнең шуны белүегезне телим: мин сѳйләгән Яхшы хәбәр кеше уйдырмасы түгел, чѳнки мин аны кешеләрдән кабул да итмәдем һәм алардан ѳйрәнмәдем дә, миңа аны Гайсә Мәсих ачып бирде.
Выбор основного перевода