Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
Параллельные места
Алар аны үтерү ѳчен кѳне-тѳне шәһәр капкаларын күзәтеп тордылар. Әмма Шаул аларның бу ниятен белеп алды. Шәкертләр аны тѳнлә белән, кәрзингә утыртып, шәһәр дивары аркылы тѳшерделәр. Хәер, моны әмер итеп түгел, бәлки ташлама ясап әйтәм. Ә башкаларга, Раббы түгел, мин әйтәм: әгәр берәр имандашыңның иман итмәүче хатыны булса һәм хатын аның белән яшәргә риза икән, ир аны ташламаска тиеш. Сез, мѳгаен, алдыгызда акланабыз дип уйлыйсыздыр. Юк! Без, Мәсихнеке буларак, Аллаһы алдында сѳйлибез, болар һәммәсе, сѳеклеләрем, сезне рухи яктан ныгыту ѳчен.
Выбор основного перевода