Шуңа күрә сак булыгыз, ѳч ел буе сезнең һәрберегезгә күз яшьләре белән кѳне-тѳне нәсыйхәт бирүемне хәтерегездән чыгармагыз.
Хәтта, әлегә кадәр ачлыкка һәм сусауга дучарбыз, ярым ялангач һәм кыйналган хәлдә, бер урыннан икенче урынга күченеп йѳрибез, чѳнки йорт-җиребез юк.
Киресенчә, һәрнәрсәдә: олы түземлелектә, бәла-казаларда, мохтаҗлыкта, газаплануда,
кыйнаулар астында, зинданнарда, җәбер-золымнарда, авыр хезмәттә, йокысыз тѳннәрдә, ачлыкта,
Имандаш туганнар, эшебезне һәм авыр хезмәтебезне хәтерлисез бит. Сезгә Аллаһының Яхшы хәбәрен сѳйләгәндә, берегезгә дә йѳк булмас ѳчен, кѳне-тѳне эшләдек.