Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
Параллельные места
Әмма хәзер мин кем булсам, Аллаһы мәрхәмәте белән булдым. Ул күрсәткән мәрхәмәт бушка китмәде: мин башкаларга караганда тырышыбрак хезмәт иттем. Хәер, мин түгел, бәлки минем белән булган Аллаһы мәрхәмәте хезмәт итте. Мин акылдан шаштым, моңа сез мәҗбүр иттегез. Сез мине мактарга тиеш идегез, чѳнки, гәрчә мин әһәмиятсез булсам да, «гадәттән тыш бѳек рәсүлләрдән» һич ким җирем юк. Мѳхтәрәм дип исәпләнгәннәр исә, алар кайчандыр кем генә булсалар да, минем ѳчен мѳһим түгел, чѳнки Аллаһы кешенең йѳзенә карамый. Ул мѳхтәрәм кешеләр мин игълан иткән Яхшы хәбәргә берни ѳстәмәделәр. Миңа Аллаһы тарафыннан бирелгән үзенчәлекле хезмәтне икърар иткәч, иман итүчеләр бердәмлегенең терәкләре дип исәпләнгән Ягъкуб, Кифас һәм Яхъя, уртак хезмәтебез билгесе итеп, минем һәм Барнабның кулларын кыстылар. Без яһүд булмаганнар янына, ә алар яһүдләр янына барырга дип килештек.
Выбор основного перевода