Яныгызга сарык тиресе ябынып килүче ялган пәйгамбәрләрдән сакланыгыз: тире ябынган ерткыч бүреләр алар.
Бездән килгән кешеләр, без аларга шундый эшне тапшырмаган булсак та, сезне борчыганнар һәм күңелегезне тынычсызлаганнар дип ишеттек.
Хәер, башка Яхшы хәбәр юк, бәлки кайбер кешеләр сезгә борчу тудырып, Мәсихнең Яхшы хәбәрен бозарга гына телиләр.
«Этләрдән» сакланыгыз! Яманлык кылучылардан сакланыгыз! Дѳрес булмаган сѳннәтләүне таләп итүчеләрдән сакланыгыз!
Шулай итеп, һәртѳрле явызлыкны һәм мәкерлекне, икейѳзлелекне һәм кѳнчелекне, гайбәтне читкә ташлап,