Әгәр башкаларның сездән ярдәм алырга хокукы бар икән, безнең хокукыбыз тагын да күбрәк түгелме соң? Әмма без бу хокуктан файдаланмадык, бәлки, Мәсих турындагы Яхшы хәбәргә комачауламас ѳчен, бар нәрсәгә түзәбез.
Ә мин Раббыбыз Гайсә Мәсих хачыннан башка һичнәрсә белән мактанырга теләмим, минем ѳчен бу дѳнья шул хачка кадакланды, ә мин – дѳнья ѳчен.