Шәкертләрнең саны арта барган шул кѳннәрдә, грек яһүдләре, кѳндәлек ризыкны бүлгән вакытта үзләренең тол хатыннарын исәпкә алмыйлар дип, җирле яһүдләрдән ризасызлык белдерделәр.
– Мин – яһүд кешесе, – диде ул. – Киликиянең Тарс шәһәрендә тудым, Иерусалимда тәрбияләндем. Гәмәлиилнең шәкерте булып, аталар канунына җентекләп ѳйрәтелдем. Мин дә, сезнең һәммәгез кебек үк, Аллаһыга бик нык бирелгән кеше.
Алар – исраиллеләр, Аллаһы аларны Үз балалары итте, аларга Үзенең данын күрсәтте, алар белән килешүләр тѳзеде, аларга канун, гыйбадәт кылу тәртибе, вәгъдәләр бирде.
мин – туып, җиде кѳн үткәч, сѳннәткә утыртылган, Исраил халкыннан, Биньямин кабиләсеннән, еврей ата-анадан туган еврей, яһүдләр канунына мѳнәсәбәтем буенча фарисей.