26
Күп мәртәбәләр ерак җирләрдә сәяхәт иттем, хәтәр елгаларда сәяхәт кылдым, юлбасарлар һѳҗүменә дучар булдым, кабиләдәшләрдән һәм мәҗүсиләрдән куркыныч янады, шәһәрләрдә, чүлләрдә, диңгезләрдә хәвеф-хәтәрләргә очрадым, ялган имандашлар арасында куркынычта яшәдем.
Шактый күп вакыт үткәч, яһүдләр аны үтерергә сүз куештылар.
Яһүд булмаганнар һәм яһүдләр, үзләренең башлыклары белән берлектә, аларга һѳҗүм итеп, ташлар атып үтерергә ниятләделәр.
Алар аны үтерергә тырышкан вакытта, гаскәриләр башлыгына бѳтен Иерусалимда башланган буталыш турында хәбәр иттеләр.
Без бу турыда сѳйләшергә тиеш идек, чѳнки Мәсих Гайсәдә булган азатлыгыбызны күзәтергә һәм безне коллыкка тѳшерергә дип, яныбызга яшерен рәвештә ялган «туганнар» килгән иде.