Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
Параллельные места
Чѳнки Мәсих мине чумдыру ѳчен түгел, бәлки, Мәсих хачының әһәмияте юкка чыкмасын дип, Яхшы хәбәрне зирәк сүзләр кулланмыйча игълан итәргә җибәрде. Имандашлар, яныгызга Аллаһының серен игълан итәргә килгәндә, мин купшы сүзләр сѳйләргә яки зирәклегемне күрсәтергә килмәдем. Чѳнки сезнең янда булганда мин Гайсә Мәсихтән һәм шуның ѳстенә Аның хачка кадаклануыннан башка һичнәрсә белмәскә карар кылдым. Һәм болар турында кеше зирәклеге ѳйрәткән сүзләр белән түгел, бәлки Рух ѳйрәткән сүзләр белән сѳйләшәбез. Без рухи хакыйкатьне Аллаһы Рухына ия булган кешеләргә аңлатабыз. Ләкин хурлыклы яшерен эшләрдән баш тартып, хәйләгә керешмичә һәм Аллаһының сүзен бозмыйча, бәлки хакыйкатьне ачыктан-ачык белдереп, Аллаһы каршында үзебезне һәр кешенең намус хѳкеменә тәкъдим итәбез. Чѳнки кемдер: «Ул үзенең хатларында кырыс һәм кѳчле, ә үзе кеше алдында кѳчсез һәм аның сүзләре әһәмиятсез», – ди. Сез, язганнарымны укып, Мәсихнең серен ни рәвешле аңлавымны күз алдына китерә алырсыз.
Выбор основного перевода