Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
Параллельные места
Чѳнки сез, коллыкка тѳшереп, сезне кабат куркынып яшәүгә китерүче рухны түгел, бәлки үзегезне Аллаһы балалары итүче Рухны кабул иттегез. Һәм Аның белән: «Абба, Әти», – дип Аллаһыга мѳрәҗәгать итәбез. Чѳнки булган нигездән башка бүтән нигезне һичкем сала алмый, ә ул нигез – Гайсә Мәсих. Мәсихнең мәрхәмәте белән сезне Чакыручыны ташлап, шулай бик тиз чит «Яхшы хәбәргә» күчүегезгә хәйран калам. Хәер, башка Яхшы хәбәр юк, бәлки кайбер кешеләр сезгә борчу тудырып, Мәсихнең Яхшы хәбәрен бозарга гына телиләр. Әмма, хәтта без яки күктән фәрештә килеп, үзебез сезгә игълан иткән Яхшы хәбәргә каршыны игълан итсәк, аңа ләгънәт тѳшсен! Без моны элек тә әйткән идек, хәзер мин яңадан әйтәм: кемдер сез кабул иткән Яхшы хәбәрдән үзгәне игълан итсә, аңа ләгънәт тѳшсен. Әллә хәзер мин илтифатны кешеләрдән эзлимме яки Аллаһыданмы? Яки кешеләргә ярарга тырышаммы? Мин әле дә кешеләргә ярарга тырышсам, Мәсих колы булмас идем. Имандашлар, сезнең шуны белүегезне телим: мин сѳйләгән Яхшы хәбәр кеше уйдырмасы түгел, чѳнки мин аны кешеләрдән кабул да итмәдем һәм алардан ѳйрәнмәдем дә, миңа аны Гайсә Мәсих ачып бирде. Җирдә яшәүче һәр милләткә, кабиләгә, телгә һәм халыкка игълан итү ѳчен мәңгелек Яхшы хәбәре булган, югары күктә очып барган башка фәрештәне күрдем.
Выбор основного перевода