Гайсә Петернең ѳенә килде һәм аның каенанасының кызышып авырып ятуын күрде.
Гайсә халыкка сѳйләгән вакытта, Аның анасы һәм энеләре тышта тордылар: алар Гайсә белән сѳйләшергә теләделәр.
Гайсә исә, Шимунга карап:– Син, Яхъя улы Шимун: син Кифас дип аталырсың, – диде. (Кифас һәм Петер дигән исемнәр – кыя дигән мәгънәдә.)
Алар һәрвакыт бердәм рәвештә дога кылуда булдылар. Кайбер хатыннар, Гайсәнең анасы Мәрьям һәм Аның энеләре дә алар белән иделәр.
Паулмы, Апуллусмы, Кифасмы, дѳньямы, тормышмы, үлемме, хәзергеме яки киләчәкме – һәммәсе сезнеке;