Һѳнәрләре бер үк булганлыктан Паул алар янында калды һәм алар белән бергә эшләде. Аларның кәсебе чатыр кору иде.
Миндә Мәсих хакыйкате булуы ышанычлы булган кебек, Ахая якларында һичкем миннән бу мактанычымны тартып ала алмас дип ышанам.
Имандаш туганнар, эшебезне һәм авыр хезмәтебезне хәтерлисез бит. Сезгә Аллаһының Яхшы хәбәрен сѳйләгәндә, берегезгә дә йѳк булмас ѳчен, кѳне-тѳне эшләдек.