Әгәр туганың сиңа каршы гѳнаһ кылса, барып, гаебен үзенә генә фаш ит. Ул тыңласа, син туганыңны үзеңә кайтарган булырсың.
Һичкем үзенә файдалыны түгел, бәлки башкаларга файдалыны эзләсен.
Мин дә үз файдама түгел, бәлки, күпләр котылсын ѳчен, алар файдасына һәркемгә һәрнәрсәдә ярарга тырышам бит.
Имандашлар, сез иреккә чакырылдыгыз, әмма ләкин сезнең ирегегез кешелек табигатен канәгатьләндерү ѳчен сәбәп булмасын, бәлки бер-берегезгә мәхәббәт белән хезмәт итегез.