Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Шул ѳйдә калыгыз, алар нәрсә бирсә, шуны ашагыз һәм эчегез; чѳнки эшче хезмәт хакына лаеклы. Ѳйдән-ѳйгә күчеп йѳрмәгез. Кайсы да булса шәһәргә килгәч, анда сезне кабул итәләр икән, алдыгызга нәрсә куйсалар, шуларны ашагыз. Аллаһы Йортында эшләүчеләрнең Аллаһы Йортыннан туклануларын белмисезме әллә? Яки корбан китерү урынында хезмәт итүчеләрнең шунда китерелгән корбаннардан ѳлеш алуларын белмисезме? Шуның кебек үк Раббы да Яхшы хәбәрне игълан итүчеләргә әлеге хезмәт хисабына кѳн күрергә әмер бирде. Без кешеләрдән – сездән дә, башкалардан да – дан кѳтмәдек.
Выбор основного перевода