Биштәр дә, алмаш күлмәк тә, аяк киеме дә, юл таягы да алмагыз – эшче үзенә ризык бирелүгә лаек.
Шул ѳйдә калыгыз, алар нәрсә бирсә, шуны ашагыз һәм эчегез; чѳнки эшче хезмәт хакына лаеклы. Ѳйдән-ѳйгә күчеп йѳрмәгез.
Кайсы да булса шәһәргә килгәч, анда сезне кабул итәләр икән, алдыгызга нәрсә куйсалар, шуларны ашагыз.
Аллаһы тәгълиматы белән нәсыйхәтләнүче үзенең барлык игелекләрен үз нәсыйхәтчесе белән уртаклашсын.