Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Мин һичкемнең алтын-кѳмешен дә, киемен дә теләмәдем. Үзегез беләсез, минем ихтыяҗларымны һәм минем белән булганнарның хаҗәтләрен менә шушы кулларым канәгатьләндерде. Раббы Гайсәнең: «Алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк», – дигән сүзләрен истә тотып, тырышлык куеп, хәлсезләргә ярдәм итәргә кирәк. Шулай эшләргә кирәклекне мин һәр эштә күрсәттем. Ул барысына да түзә, бар нәрсәгә ышана, һәрнәрсәгә ѳметләнә һәм сабыр итә. Аллаһының Яхшы хәбәрен бушлай игълан итүем белән мин сезне күтәрдем һәм үземне түбәнсеттем. Шуның белән мин гѳнаһ кылдыммы әллә? Яныгызда вакытта да, мохтаҗлыкта булсам да, һичкемгә йѳк булмадым. Мине бар кирәк-яраклар белән Македуниядән килгән имандашларым тәэмин итте. Һичнәрсәдә сезгә йѳк булмаска тырыштым һәм тырышачакмын. Имандаш туганнар, эшебезне һәм авыр хезмәтебезне хәтерлисез бит. Сезгә Аллаһының Яхшы хәбәрен сѳйләгәндә, берегезгә дә йѳк булмас ѳчен, кѳне-тѳне эшләдек.
Выбор основного перевода