Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Юлда барганда, инде Дәмәшекъкә якынлашып килгән вакытта, кинәт Шаулның тирә ягы күктән тѳшкән яктылыктан балкып китте. Һәм Һанани, шул йортка килеп, Шаул ѳстенә кулларын куйды. – Шаул туган! Күзләрең күрә башласын ѳчен һәм сине Изге Рух белән сугарырга дип Раббы – сиңа юлда күренгән Гайсә – мине синең яныңа җибәрде, – диде Һанани. Мин утырттым, Апуллус су сипте, әмма үстерүен Аллаһы үстерде. Гәрчә Мәсих юлында меңләгән нәсыйхәтчеләрегез булса да, аталарыгыз күп түгел. Яхшы хәбәр белдереп, Мәсих Гайсә аша мин сезнең рухи атагыз булдым. Минем рәсүллек дәлилләре – галәмәтләр, могҗизалар һәм кодрәтле эшләр – сездә зур сабырлык белән күрсәтелде.
Выбор основного перевода