Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Чѳнки андый кешеләр – ялган рәсүлләр, алдакчы эшчеләр, Мәсихнең рәсүлләре булып күренергә тырышалар. Сез иман аркылы башкарган эшләрне, мәхәббәт белән илһамландырылган авыр хезмәтегезне һәм Раббыбыз Гайсә Мәсихкә ѳмет баглап нык торуыгызны Аллаһыбыз һәм Атабыз алдында без һәрвакыт исебездә тотабыз. Әмма Аллаһы корган нигез нык тора, аңарга мондый сүзләр язылган: «Раббы Үзенекеләрен белә», һәм: «Раббыга табынучы явызлыктан читләшсен». Сѳеклеләрем! Һәр рухка инанмагыз, ул рухларның Аллаһыданмы икәнлеген сынагыз. Чѳнки дѳньяга күп ялган пәйгамбәрләр чыктылар. Сәрдәйс бердәмлегенең фәрештәсенә яз: «Аллаһының җиде рухы һәм җиде йолдызы булган Зат болай дип әйтә: Синең эшләреңне беләм; син тере исемен йѳртәсең, әмма син үле. Синең эшләреңне беләм, менә Мин синең каршыңда ишек ачтым, һәм аны һичкем яба алмаячак. Беләм, синең кѳчең аз, әмма син Минем сүземне үтәдең, Минем исемемнән ваз кичмәдең.
Выбор основного перевода