Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Гайсә шәкертләренә карап сѳйли башлады:– Фәкыйрьләр, сез бәхетле,чѳнки Аллаһы Патшалыгы сезнеке. Алар, җавап биреп:– Безнең атабыз – Ибраһим, – диделәр.Гайсә аларга әйтте:– Сез Ибраһим балалары булсагыз, Ибраһим эшләрен эшләр идегез. Сезнең атагыз – иблис, һәм сез атагызның теләкләрен үтәргә телисез. Ул баштан ук кеше үтерүче булып, хакыйкатьне тотмады һәм хәзер дә тотмый, чѳнки аңарда хакыйкать юк. Ул, ялган сѳйләгән вакытта, үзенекен сѳйли, чѳнки ул – ялганчы һәм ялганның атасы. Әмма эчке яктан яһүд булган гына чын яһүдтер; һәм язылган канун түгел, бәлки, Рух китергән, йѳрәк түрендә булган сѳннәт кенә чын сѳннәттер. Мондый кешегә мактау кешеләрдән түгел, бәлки Аллаһыдан килә. Әйләнә-тирәдәгеләргә яхшы тәэсир калдырырга теләүчеләр, үзләре Мәсих хачы хакына эзәрлекләнмәсеннәр ѳчен генә, сезне сѳннәтле булырга мәҗбүр итәргә тырышалар. Хәтта сѳннәткә утыртылганнар үзләре дә канунны тотмыйлар, ләкин сезне бу тән йоласына дучар итеп, сезнең белән мактану ѳчен, сѳннәтле булуыгызны телиләр.
Выбор основного перевода