Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Мин, Бәрән алтынчы мѳһерне кубаргач, кѳчле итеп җир тетрәвен, кояшның матәм киеме кебек каралуын, айның кан кебек кызыл тѳскә керүен күрдем. Инҗир агачының ѳлгермәгән җимешләре кѳчле җилдән коелган кебек, җиргә күк йолдызлары атылдылар. Күк, кулъязма тѳргәге кебек бѳтерелеп, юкка чыкты. Барлык таулар һәм утраулар үз урыннарыннан кузгатылдылар. Җирнең патшалары, түрәләре, гаскәриләр башлыклары, байлары, куәтлеләре – барысы да: һәр кол, һәр ирекле кеше таулардагы мәгарәләрдә һәм таш кыялар арасында яшеренделәр. Һәм алар әйттеләр: «Ѳстебезгә авып тѳшегез һәм безне тәхеттә Утыручының йѳзеннән һәм Бәрәннең ачуыннан яшерегез! Чѳнки Аларның бѳек ачу кѳне килде. Моңа каршы кем тора алсын?»
Выбор основного перевода