Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Гайсә аларга янә:– Мин китәм. Сез Мине эзләрсез. Сез үз гѳнаһыгыз белән үләрсез. Мин китәчәк урынга сез килә алмассыз, – дип әйтте. Беренче терелүдә катнашучылар бәхетлеләр һәм изгеләр. Икенче үлем алар ѳстеннән хакимлек итми инде, ләкин алар Аллаһының һәм Мәсихнең руханилары булачаклар. Алар Мәсих белән бергә мең ел буе патшалык итәчәкләр. Мең ел үткәч, шайтан үзенең тѳрмәсеннән азат ителәчәк һәм җирнең дүрт почмагындагы Гог һәм Магог халыкларын алдап, сугышка җыяр ѳчен чыгачак. Аларның саны диңгез комы кебек күп булыр. Алар җир киңлегенә чыктылар һәм Аллаһының изге кешеләре яшәгән станны һәм яраткан шәһәрне камап алдылар. Әмма күктән ут тѳшеп, аларны яндырып бетерде. Җанвар белән ялган пәйгамбәр ташланылган утлы һәм күкертле күлгә аларны алдаучы иблис тә ыргытылды. Алар анда кѳне-тѳне һәм мәңге газапланачаклар! Аннан соң, мин зур ак тәхет һәм анда Утыручыны күрдем. Аның йѳзеннән җир белән күк качты һәм, аларга урын табылмады. Тәхет каршында торучы үлгәннәрне – зурларны һәм кечеләрне күрдем. Китаплар ачылып куелганнар иде. Тормыш китабы дип аталган башка китап та ачылган иде. Китапларда язылган буенча, үлгәннәр үз эшләренә карата хѳкем ителделәр. Диңгез үзендә булган үлгәннәрне бирде. Үлем һәм үлем патшалыгы да үзендә булган үлгәннәрне бирделәр. Бу үлгән кешеләр һәркайсысы үз эшләренә карата хѳкем ителделәр. Үлем һәм үлем патшалыгы да утлы күлгә ыргытылдылар. Бу утлы күл – икенче үлем.
Выбор основного перевода