Ә яктырткычлар арасында озын кием кигән һәм күкрәген алтын пута белән буган, адәм улына охшаган Берәүне күреп алдым.
Ул Үзенең уң кулына җиде йолдыз тоткан, авызыннан ике ягы да үткен кылыч чыккан иде. Аның тышкы кыяфәте бар кодрәтендә балкып торган кояштай иде!