Чѳнки Аллаһының сүзе тере вә куәтле; ул ике ягы да үткен теләсә нинди кылычтан да үткенрәк. Ул безнең эчебезгә шулкадәр тирән үтеп керә ки, җанны рухтан, буыннарны сѳяк җелегеннән аера. Ул безнең йѳрәгебездәге уй-фикерләребезне хѳкем итә.
Ул әйтте: «Күргәннәреңнең барын да китап итеп язып, җиде бердәмлеккә җибәр: Эфескә, Смурнага, Пергәмгә, Түәтәйрәгә, Сәрдәйскә, Филаделфеягә, Лаудикеягә».
Ул Үзенең уң кулына җиде йолдыз тоткан, авызыннан ике ягы да үткен кылыч чыккан иде. Аның тышкы кыяфәте бар кодрәтендә балкып торган кояштай иде!