Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Гайсә аларга:– Сезгә хак сүз әйтәм: сезгә күктән икмәкне Муса түгел, бәлки, хак икмәкне күктән Минем Атам бирә. Аллаһы икмәге Ул – күктән иңеп, дѳньяга тормыш Бирүче, – диде. Мин Мәсихне һәм Аның үледән терелүе кодрәтен белергә, Аның газапларын уртаклашырга, Аның үлемендә Аңа охшашлы булырга Анда хуш исле сумала яндыру ѳчен алтыннан ясалган изге ѳстәл вә алтын белән капланган килешү сандыгы бар иде. Сандыкка манна салынган алтын савыт, Һарунның чәчәк аткан таягы һәм Аллаһы әмерләре язылган таш такталар урнаштырылган иде. Җиңүчене Мин Аллаһым Йортының баганасы итеп куячакмын, һәм ул инде аннан чыкмаячак. Аның ѳстенә Аллаһымның исемен һәм күктән, Аллаһымнан иңәчәк шәһәрнең – яңа Иерусалимның исемен һәм Үземнең яңа исемемне язачакмын.
Выбор основного перевода