Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Менә шул вакытта Мин аларга: «Сезне, явызлык кылучыларны, Мин һичкайчан белмәдем, китегез янымнан!» – дип җавап кайтарырмын. Әгәр күзең сине вәсвәсәгә тѳшерсә, аны алып ташла! «Кешеләрне бертуктаусыз кортлар ашап торган һәм уты сүнмәгән» җәһәннәмгә ике күзең белән ташлануга караганда, бер күзең белән Аллаһы Патшалыгына керүең синең ѳчен яхшырак. Шунда кычкырып: «Ибраһим атам, миңа шәфкать күрсәтче, Лазарны яныма җибәрче, ул бармак башын суга чылатып, минем телемне суытсын иде, чѳнки мин бу ялкында бик каты газап чигәм», – дигән. Шул фәрештәләр кебек фәхешлеккә һәм бәдәни бозыклыкка бирелгән Сәдүм белән Гамура шәһәрләре һәм алар тирәли урнашкан шәһәрләр дә, барысына да кисәтүче гыйбрәт булып, мәңгелек ут җәзасын кичерәләр. Аллаһы гѳнаһ кылган фәрештәләрне дә аямаган бит, бәлки, чылбырлар белән бәйләп, җәһәннәм караңгылыгына ташлаган: алар анда хѳкем кѳнен кѳтәләр. Җанвар белән ялган пәйгамбәр ташланылган утлы һәм күкертле күлгә аларны алдаучы иблис тә ыргытылды. Алар анда кѳне-тѳне һәм мәңге газапланачаклар! Исеме Тормыш китабында табылмаган һәркем шул утлы күлгә ыргытылды.
Выбор основного перевода