Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Аллаһыдан нинди сәләт алган булсагыз, һәрберегез шул сәләт белән бер-берегезгә хезмәт итегез. Яхшы идарәчеләр кебек, Аллаһы тарафыннан бирелгән тѳрле сәләтләрне кулланыгыз. Ә инде кемдә алар юк, ул – сукырларча начар күрүче һәм элекке эшләгән гѳнаһларыннан чистартылганын оныткан кеше. Шуңа күрә, имандаш туганнар, Аллаһы тарафыннан чакырылган һәм сайланган булуыгызны тагын да ышанычлырак итәргә тырышыгыз. Шулай эшләсәгез, һичкайчан иманыгыздан тайпылмассыз һәм Раббыбыз вә Коткаручыбыз Гайсә Мәсихнең мәңгелек Патшалыгына зур теләк белән кабул ителерсез. Шул сәбәптән, сез боларны белсәгез дә һәм, сезгә бирелгән хакыйкатькә нык тотынып торсагыз да, мин болар хакында һәрвакыт хәтерегезгә тѳшерәчәкмен.
Выбор основного перевода