Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Ә алгач, хуҗага зарлана башлаганнар: «Бу соң килгәннәре бары тик бер сәгать эшләделәр, ә син аларны безнең белән тиңләдең. Без бит бу кѳннең авырлыгын һәм эсселеген кичердек». Шулай итеп, бу очракка: «Берсе чәчә, ә икенчесе ура», – дигән әйтем туры килә. Мин аларга мәңгелек тормыш бирәм. Алар һичкайчан да һәлак булмаячаклар, һәм аларны беркем дә Минем кулдан тартып ала алмаячак. Һәм Аллаһыны яратуыбызны Аның әмерләрен үтәвебез белән күрсәтәбез. Ә Аның әмерләре авыр түгел, Шайтан йогынтысы астында канунсыз зур кѳч, ялган галәмәтләр, ялган могҗизалар күрсәтеп килер. Һәртѳрле явыз ялганнарны һәлакәткә баручыларга каршы кулланыр. Алар һәлакәткә баралар, чѳнки алар үзләрен коткара алырдай хакыйкатьне яратудан баш тарттылар. Шуңа күрә, Аллаһы аларга зур ялгышу җибәрер, һәм алар ялганга ышанырлар. Әмма Аллаһы корган нигез нык тора, аңарга мондый сүзләр язылган: «Раббы Үзенекеләрен белә», һәм: «Раббыга табынучы явызлыктан читләшсен».
Выбор основного перевода