Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
– Сезгә Күкләр Патшалыгының серләрен белү бирелгән, ә аларга бирелмәгән, – диде Ул. – Кемнең бар, шуңа бирелер һәм аңарда артыгы белән булыр. Ә кемнең юк, аңардан булганы да тартып алыныр. Кемнең бар, шуңа бирелер, ә кемнең юк, аның булган нәрсәсе дә алыныр. Шулай итеп, ничек тыңлавыгызга игътибар итегез. Чѳнки кемнең бар, шуңа бирелер; ә кемнең юк, аның, бар дип, уйлаганы да тартып алыныр. Ә ул аларга болай дип әйткән: «Сезгә әйтәм: кемнең бар, аңа тагын бирелер, ә кемнең юк, аның булган нәрсәсе дә тартып алыныр. Ул Миндәге җимеш бирми торган һәр ботакны кисеп ташлый һәм, күбрәк җимеш бирсен ѳчен, җимеш бирә торган һәр ботакны чистарта. Сез нәрсә хакына эшләгәнебезне югалтмас ѳчен, бәлки тулы әҗер алыр ѳчен, сак булыгыз.
Выбор основного перевода