Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Шулай итеп, ышанычлы һәм акыллы хезмәтче нинди була соң? Ризыкны үз вакытында ѳләшү ѳчен, аны хуҗасы барлык хезмәтчеләре ѳстеннән куйган. Хуҗасы кайткач, аның шулай эшләвен күрсә, менә шул хезмәтче сәгадәтле. Сезгә хак сүз әйтәм: хуҗасы аны бѳтен милке ѳстеннән башлык итеп куяр. Кечкенә нәрсәдә ышанычлы булган зур нәрсәдә дә ышанычлы булыр, ә кечкенә генә нәрсәдә ышанычсыз булган зур нәрсәдә дә ышанычсыз булыр. Шулай итеп, сез җирдәге байлык белән ышанычлы эш йѳртмисез икән, чын байлыкны сезгә кем әманәт итәр? Әгәр дә сез башкалар милке белән ышанычлы эш итмисез икән, үзегезнекен сезгә кем бирер? Моннан тыш ышанып тапшырылганнарның һәрберсенең тугры булуы таләп ителә. Мин яхшы ярыштым, ахырга тикле йѳгердем, иманны саклап калдым. Хәзер мине җиңүче бүләге – хаклык таҗы кѳтә. Раббы, гадел Хѳкем кылучы, миңа аны соңгы кѳндә бирәчәк. Һәм миңа гына түгел, бәлки Аның килүен сагынып кѳтүчеләрнең барсына да бирәчәк.
Выбор основного перевода