Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Күкләр Патшалыгы менә нәрсәгә охшаулы. Күз алдына китерегез: бер патша үзенең хезмәтчеләреннән хисап эшен таләп иткән. Акча хисабы эше башлангач, аңа ун мең талант бурычлы бер кешене китергәннәр. Ул, юлга чыкканчы, үзенең ун хезмәтчесен чакырып, аларның һәрберенә берәр алтын тәңкә биргән һәм: «Мин кайтканчы боларны кулланып, табыш казаныгыз», – дигән. Безгә Аллаһы биргән мәрхәмәт буенча, һәрберебезнең Аллаһы тарафыннан бирелгән рухи сәләтләре тѳрле: кемгә пәйгамбәрлек итү сәләте бирелсә, шул, иманы нисбәтенчә, әлеге сәләтне куллансын. Кемгә хезмәт итү сәләте бирелсә, ул хезмәт итсен; кемгә ѳйрәтү сәләте бирелсә, ѳйрәтсен. Кемгә башкаларның күңелен күтәрү сәләте бирелсә, ул аларның күңелен күтәрсен. Кем үзенекен башкалар белән уртаклашса, юмартлык белән уртаклашсын; кем җитәкче булса, ул тырышып җитәкчелек итсен; кем шәфкать күрсәтүче булса, шатланып шәфкать күрсәтсен.
Выбор основного перевода