Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Гайсә аларга тагын бер гыйбрәтле хикәя сѳйләде:– Күкләр Патшалыгы нәрсәгә охшаган? Күз алдыгызга китерегез: кеше үзенең басуына иң яхшы орлыгын чәчкән. Туйдан кайтасы хуҗасын кѳтеп, ул кайтып шаку белән үк ишек ачарга әзер торучы хезмәтчеләр кебек, һәрвакыт әзер торыгыз, билегез пута белән бәйләнгән булсын, яктырткычларыгыз янып торсын. Туйдан кайтасы хуҗасын кѳтеп, ул кайтып шаку белән үк ишек ачарга әзер торучы хезмәтчеләр кебек, һәрвакыт әзер торыгыз, билегез пута белән бәйләнгән булсын, яктырткычларыгыз янып торсын. Хуҗа кайткач, аларны уяу хәлдә күрсә, менә шул хезмәтчеләр сәгадәтле. Сезгә хак сүз әйтәм: хуҗа билен бәйләр һәм аларны ѳстәл артына утыртыр да, аларга хезмәт күрсәтеп йѳрер. Әгәр ул тѳн уртасында яки тагын да соңрак кайткан чагында да хезмәтчеләрен шулай уяу хәлдә күрсә, менә шул хезмәтчеләр сәгадәтле! Мин сезнең хакта Аллаһы кайгыртуы белән бик нык кайгыртам бит. Чѳнки мин сезне бер генә иргә – Мәсихкә ярәштем, һәм сезне Аның алдына гыйффәтле кыз кебек китереп бастырырга телим. Куаныйк һәм нык шатланыйк, Аны данлыйк! Чѳнки Бәрәннең туе килде, һәм Аның кәләше үзен әзерләде».
Выбор основного перевода