Күк Патшалыгына Миңа: «Раббым! Раббым!» – дип әйтүче һәркем түгел, ә Күктәге Атам ихтыярын үтәүче генә керәчәк.
Кыямәт кѳнендә Миңа күпләр: «Раббым, Раббым! Без Синең исемеңнән пәйгамбәрлек итмәдекмени? Синең исемең белән җеннәрне куып чыгармадыкмыни? Синең исемең белән башка күп кодрәтле эшләр эшләмәдекмени?» – дип әйтерләр.
Менә шул вакытта Мин аларга: «Сезне, явызлык кылучыларны, Мин һичкайчан белмәдем, китегез янымнан!» – дип җавап кайтарырмын.