Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Кем шушы иң түбәннәрнең берсенә Минем шәкертем булганы ѳчен эчәргә дип бер чынаяк салкын су бирә, хак сүз әйтәм: әҗереннән мәхрүм калмаячак. Һәм Минем хакка шушындый бер баланы кабул иткән кеше Мине кабул итә. Сезгә хак сүз әйтәм: кем дә кем, Мәсихнеке булуыгыз ѳчен, сезгә эчәргә дип бер чынаяк су бирә, ул әҗереннән мәхрүм калмаячак. Кешеләрне изге итүче Гайсә һәм Ул изге иткән кешеләр – икесе дә бер үк Атадан. Менә ни ѳчен Гайсә аларны туганнарым дип атаудан тартынмый. Аллаһы гаделсез түгел. Ул сезнең хезмәтләрегезне дә, имандашларыгызга ярдәм кылганыгыз вә ярдәм кылуны дәвам итүегез аша Аңа булган мәхәббәтегезне күрсәткәнегезне дә онытмаячак.
Выбор основного перевода