Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Кошларга карагыз: алар чәчмиләр дә, урмыйлар да, ашлыкны амбарларга да салмыйлар, әмма аларны сезнең Күктәге Атагыз туендыра. Ә сез кошлардан кыйммәтлерәк түгелме соң? Шулай итеп, курыкмагыз: сез күп чыпчыкларга караганда кыйммәтлерәк. Сезнең хәтта башыгыздагы һәр чәч бѳртегегез дә санаулы. Курыкмагыз, сез күп чыпчыкларга караганда кыйммәтлерәк. Козгыннарга карагыз: алар чәчмиләр дә, урмыйлар да; аларның келәтләре дә, амбарлары да юк; шулай да Аллаһы аларны туендыра. Ә сез кошларга караганда никадәр кыйммәтлерәк бит. Кеше шунда ук терелде һәм ятагын алып йѳреп китте. Бу хәл шимбә кѳнне булганга күрә, Муса кануны бозылмасын дип, шимбә кѳнне ир бала сѳннәткә утыртыла икән шимбә кѳнне бер кешене бѳтенләй савыктырганым ѳчен нигә Миңа ачуыгыз килә? Ә Гайсә лай ясап сукырның күзләрен ачкан кѳн – шимбә кѳн иде.
Выбор основного перевода