Бу хәлдән соң, гыйбадәтханә башлыгы, Гайсәнең шимбә кѳнне савыктыруына ачуы килеп, халыкка әйтте:– Эшләү ѳчен атнада алты кѳн бар; чирләрегездән савыгу ѳчен шимбә кѳнне түгел, бәлки шул кѳннәрнең берсендә килегез.
Шунда Гайсә канунчы һәм фарисейләргә мѳрәҗәгать итеп:– Канун шимбә кѳнне савыктырырга рѳхсәт итәме? – дип сорады.
Кайбер фарисейләр исә:– Бу Кеше шимбә кѳнне тотмый, шуңа күрә Ул Аллаһыдан түгел, – дип әйттеләр.Ә башкалары:– Гѳнаһлы кеше мондый могҗизалы галәмәтләрне ничек эшли алсын? – диделәр. Һәм алар арасында бәхәс чыкты.