Алар китәм дигәндә, Гайсә янына җенле телсез кешене китерделәр.
Гайсә җенне куып чыгаргач, телсез кеше сѳйләшә башлады. Моңа халык хәйран калды һәм әйтте:– Исраилдә беркайчан да мондый хәлне күргәнебез булмады.
Кыямәт кѳнендә Миңа күпләр: «Раббым, Раббым! Без Синең исемеңнән пәйгамбәрлек итмәдекмени? Синең исемең белән җеннәрне куып чыгармадыкмыни? Синең исемең белән башка күп кодрәтле эшләр эшләмәдекмени?» – дип әйтерләр.