Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Сез аларны җимешләренә карап танырсыз. Күгән куагыннан йѳзем, тигәнәктән инҗир җыялармыни? Менә шулай, яхшы агач яхшы җимеш бирә, ә начар агач начар җимеш бирә. Яхшы агач начар җимеш бирә алмый, һәм начар агач яхшы җимеш бирә алмый. Яхшы җимеш бирми торган һәр агачны кисеп, утка ташлыйлар. Шулай итеп, ялган пәйгамбәрләрне җимешләренә карап танырсыз. Бер яхшы агач та начар җимеш бирми, һәм, киресенчә, бер начар агач та яхшы җимеш китерми. Һәр агачны җимешенә карап таныйлар! Күгән куагыннан – инҗир, ә чәнечкеле агачтан йѳзем җыймыйлар.
Выбор основного перевода