Ләкин фарисейләр:– Ул җеннәрне җеннәр башлыгы кѳче белән куып чыгара, – дип каршы сѳйләделәр.
Шәкерт исә остазы кебек булса, ә хезмәтче хуҗасы кебек булса, шул җитә. Йорт хуҗасын Белзебул дип атыйлар икән, ѳйдәгеләрен инде бигрәк тә шулай дип атарлар.
Кешеләр:– Сиңа җен кагылдымы әллә? Кем Сине үтерергә йѳри? – диделәр.
Яһүдләр Аңа:– Менә хәзер Синдә җен барлыгына һич шигебез калмады: Ибраһим да, пәйгамбәрләр дә үлгәннәр, ә Син: «Кем Минем сүземне тота, ул беркайчан да вафат булмас», – дисең.
Аларның күбесе:– Аңарда җен бар, Ул акылсыз. Сез ни ѳчен Аны тыңлыйсыз? – диделәр.