Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Сезгә хак сүз әйтәм: хѳкем кѳнендә Сәдүм белән Гамура шәһәрләренә бу шәһәргә караганда җиңелрәк булыр. Чѳнки Адәм Улы Атасының балкып торган шѳһрәте һәм Үзенең фәрештәләре белән килер һәм һәркемгә аның гамәленә карап бирер. Тел дә – ут. Тәнебезнең әгъзалары арасында ул – яманлык дѳньясы. Ул бѳтен тәнебезне нәҗесли һәм тормышыбыз агышында янгын чыгара. Телне исә җәһәннәм уты кабызып җибәрә. Телебез белән Раббы Атабызны данлыйбыз, шул ук тел белән Аллаһыга охшашлы итеп барлыкка китерелгән кешеләрне каргыйбыз. Бернинди кирәксез сүз сѳйләмәгез, киресенчә, тыңлаучыларга файда китерү ѳчен кирәк вакытта телегездә үгет-нәсыйхәт бирерлек игелекле сүзләр генә булсын. Шулай ук оятсыз сүзләр, сафсата һәм кинаяле мәзәкләр сѳйләү дә сезгә килешми, киресенчә, вакытыгызны Аллаһыга шѳкер итүгә багышлагыз.
Выбор основного перевода