Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Аннан соң, Гайсә янына фарисейләр һәм саддукейлар килделәр. Аны сынарга теләп, Аннан күктән илаһи билге күрсәтүен үтенделәр. Фарисейләр килеп, Гайсә белән бәхәсләшә башладылар. Аны сынарга теләп, алар күктән илаһи билге күрсәтүен таләп иттеләр. Гайсә, авыр сулап, аларга әйтте:– Бу буын кешеләре ни ѳчен илаһи билге таләп итә икән? Сезгә хак сүз әйтәм: бу кешеләргә илаһи билге бирелмәячәк. Ә башкалары, Гайсәне сынарга теләп, Аның күктән берәр илаһи билге күрсәтүен таләп иттеләр. Шуннан, яһүдләр Гайсәдән:– Болай эшләргә хокукың барлыгын безгә нинди галәмәт белән исбат итә аласың? – дип сорадылар. Алар Аңа әйттеләр:– Сиңа иман китерерлек нинди галәмәт күрсәтерсең? Нәрсә кылырсың? Яһүдләр могҗиза таләп итәләр, ә греклар зирәклек эзлиләр;
Выбор основного перевода