Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Адәм Улына каршы сүз әйтүче һәркем кичерелер; ә инде Изге Рухка карата кѳфер сүз әйтүче кичерелмәс. элек кѳфер сѳйләүче, эзәрлекләүче һәм дорфа булсам да, Аллаһы миңа шәфкать күрсәтте. Чѳнки Мәсихкә иман итмәгәнгә, ни эшләгәнемне белми идем. Инде бер мәртәбә Аллаһы хәбәрен хак дип таныган, күк бүләгенең тәмен татыган, Изге Рухта катнашкан, ә аннары дѳрес юлдан читкә тайпылган кешеләрне яңадан тәүбәгә китерергә мѳмкин түгел, чѳнки Аллаһы Улын алар үзләре яңадан хачка кадаклыйлар, Аны бѳтен халык алдында мәсхәрәлиләр. Әгәр дә без, хакыйкатьне танып белгәннән соң, аңлы рәвештә гѳнаһ кылуыбызны дәвам итәбез икән, гѳнаһлар ѳчен инде бернинди корбан да калмый. Әгәр берәү имандаш туганының үлемгә китермәүче гѳнаһ кылуын күрә икән, ул кеше дога кылсын һәм Аллаһы аның туганына тормыш бирәчәк. Моны үлемгә китермәүче гѳнаһ кылучылар хакында әйтәм. Үлемгә китерүче гѳнаһ бар: бу гѳнаһ хакында дога кылсыннар дип әйтмим.
Выбор основного перевода