Гайсә аннан киткәндә, артыннан ике сукыр иярде.– Давыт Улы, безгә шәфкать күрсәтче! – дип кычкырдылар алар.
Аның янына шул җирләрдә яшәүче кәнганлы хатын килде.– Әфәнде, Давыт Улы! Кызган мине: минем кызым җенле һәм бик нык газаплана! – дип кычкырды ул.
Гайсәнең алдыннан һәм артыннан килүче зур халык тѳркемнәре:– Давыт Улына Һошанна!Раббы исеме белән Килүче мѳбарәк!Югарыда Һошанна! –дип кычкырдылар.
Изге язмада, Мәсих Давыт нәселеннән булачак һәм Давыт шәһәреннән – Бәйтлехемнән киләчәк, дип язылган түгелме? – диделәр.