Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Аның ихтыярын башкарырга теләгән кеше бу ѳйрәтүнең Аллаһыданмы икәнен яки Үземнән генә сѳйлим микәнен белер. Без Аллаһының гѳнаһлыларны тыңламавын беләбез, әмма Аллаһыга табынучыны һәм Аның ихтыярын башкаручыны Ул тыңлый. Гайсә аңа:– Миңа кагылма, чѳнки Мин әле Атам янына күтәрелмәдем. Туганнарым янына кайтып әйт: «Мин Үземнең Атам һәм сезнең Атагыз янына, Үземнең Аллаһым һәм сезнең Аллаһыгыз янына күтәреләм», – диде. Әгәр Аның балалары икәнбез, варислары да – без, димәк, Мәсих белән бергә Аллаһы вәгъдә иткәннәргә ия булабыз. Чѳнки без Мәсих белән бергә михнәт чигәбез икән, Аның данын да уртаклашырбыз. Кешеләрне изге итүче Гайсә һәм Ул изге иткән кешеләр – икесе дә бер үк Атадан. Менә ни ѳчен Гайсә аларны туганнарым дип атаудан тартынмый. Гайсә: «Синең исемеңне туганнарыма игълан итәрмен, гыйбадәт кылырга җыелган халык алдында Сиңа дан җырлармын», – ди.
Выбор основного перевода