Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Фарисейләр исә, гыйбадәтханәдән китеп, Гайсәне ничек һәлак итү хакында бергәләшеп киңәш кордылар. Шуннан соң фарисейләр, китеп, Гайсәне ничек сүздә эләктерергә икән дип киңәшләштеләр. Алар үзләренең шәкертләрен Һируд тарафдарлары белән бергә Гайсә янына җибәрделәр.– Остаз, – диделәр алар, – Синең дѳрес Кеше булуыңны һәм Аллаһы юлына хакыйкать буенча ѳйрәтүеңне без беләбез. Кешеләрнең Синең хакта нәрсә уйлаганнары Сиңа мѳһим түгел, чѳнки Син кешене кешедән аермыйсың. Гайсәнең исеме киң танылгач, ул хакта Һируд патшага да ишетелде. Кайберәүләрнең сѳйләвенчә, Бу – үледән терелеп торган Чумдыручы Яхъя, шуңа күрә Аның кодрәтле эшләр күрсәтергә куәте бар, Гайсә аларга кисәтеп әйтте:– Карагыз аны, фарисейләр ачыткысыннан һәм Һируд ачыткысыннан сакланыгыз! Аннан соң Гайсә янына, Ул берәр бәйләнерлек сүз әйтмәсме дип, фарисейләрне һәм Һируд тарафдарларын җибәрделәр. Шунда Аны тагын кулга алырга тырыштылар, әмма Ул алардан качып китте.
Выбор основного перевода